20 апрель - Милли кан доноры көне

2013 елның 19 апреле, җомга

20 апрель Россиядә иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Милли донор көне билгеләнеп үтелә. Бу Көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен үз каннарын бушлай тапшыручы кешеләргә багышланган.

Безнең шәһәребезнең меңнәрчә кешеләре кан бүләк иткән кешеләргә үз гомерләре белән бурычлы. Донор каны бала табучыларга, лейкозлар, гемофилия, онкология, хирургия авырулары белән авыручыларга һәм күп бүтән авыруларга зарур.

Кешедән башка донор канының бүтән чыганагы юк.

Казан шәһәренең медицина эшчеләре 2013 елның 20 апрелендә Милли донор көненә багышланган донор акциясендә катнашачаклар, алар бит кеше тормышын коткару өчен донор каны кирәклеген бүтәннәргә караганда да ныграк аңлыйлар.

2013 елның 20 апрелендә, Милли донор көнендә, Республика кан алу станциясе бар теләүчеләрне 8.00 сәгатьтән 13.00гә кадәр Себер тракты ур., 33нче йорт адресы буенча кан доноры булырга чакыра (тел. 299-00-04, үзең белән паспорт булырга тиеш).

Кан бирү - кешенең иң яхшы сыйфатларының гәүдәләнеше.

Сезне көтәбез һәм алдан ук рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International