Казанда пациентларны тукландыруны оптимальләштерү буенча Төбәкара мәктәп-семинар уза

2021 елның 19 марты, җомга

Казанда стационарларда пациентларны тукландыруны оптимальләштергәндә инновацион технологияләр куллану буенча Төбәкара (Идел буе) мәктәп-семинар уза.

Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разинович сәламләде. Ул медицина учреждениеләрендә пациентларның туклануын камилләштерүдә уңышлар теләде.

Конференциядә пациентларны стационарда тукландыруның актуаль мәсьәләләре һәм әлеге юнәлешне камилләштерүдә мөмкинлекләр, шулай ук балаларны тукландыруның заманча үзенчәлекләре, амбулатор этапта җитлекми туган балаларга нутритив ярдәм күрсәтү, Пациентларның азык рационнары белән тәэмин итү департаментының табиб-диетологы эшчәнлеге үзенчәлекләре, алиментар-бәйле авырулар һәм COVID-19 вакытында туклану мәсьәләләре карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International