Владимир Вавилов, Казан хосписы: «Без бер дөньядан икенчесенә озата баручылар»

2021 елның 19 марты, җомга

Казан хосписы табиблары һәм Анжела Вавилова ис. хәйрия фонды хезмәткәрләре Татарстан журналистлары өчен экскурсия үткәрде һәм аларны балалар өчен күчмә хезмәт эше белән таныштырды.

Матбугат вәкилләре һәм блогерлар хоспис карамагындагы табиблар һәм ата-аналар белән аралаша алды, хоспис эше белән танышты.

"Хоспис - авыртуларсыз йорт. Балалар да, өлкәннәр дә авыртуларны тоймыйча һәм куркусыз бу дөньядан китәргә тиеш, - диде очрашуда Владимир Вавилов, Анжела Вавилова ис. фондның идарә рәисе. - Без хосписта бер дөньядан икенчесенә озата баручылар". Бүген Казан хосписын Европада иң яхшыларның берсе итә алдык, дип билгеләп үтте ул.

Белешмә. Хоспис Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы арасында дәүләт-шәхси партнерлык проекты буларак ачылды. Фонд үзе 2003 елда Владимир һәм Марина Вавиловлар онкология авыруыннан вафат булган биш яшьлек кызы Анжелага багышлап оештырылган. 27 мартта фондка 18 ел тула. Авыручыларга ярдәм, нигездә, иганә хисабына башкарыла.

Казанда хосписның беренче чираты 2014 елда ачылды, анда балалар һәм олылар бүлекләре бар. Учреждениенең эш дәверендә стационар һәм күчмә режимда 2500 артык пациентка ярдәм күрсәтелде. "Хосписның күчмә хезмәтенең роле зур, чөнки барлык мохтаҗларны стационар койкалар белән тәэмин итү кыен, - дип ассызыклады очрашуда амбулатория хезмәте мөдире Марина Городилова. - Балалар бүлегендә барлыгы 250 бала күчмә хезмәт исәбендә тора, без аларның барысын да өйләрендә даими булабыз».

Белешмә. «Казан хосписында балалар күчмә паллиатив хезмәтен үстерү» проекты Президент грантлары фондының топ-100 проектына керде. Грантны гамәлгә ашыра башлаганчы хоспис 100 кечкенә пациентка гына чыгуда ярдәм итә алса, грант ярдәмендә әлеге исемлек тагын 200 кешегә артты.

Хезмәт итү мөмкинлекләре дә шактый үсте. Командага паллиатив медицина буенча табиб, шәфкать туташы, психолог, социаль хезмәткәр һәм машина йөртүче керде. Белгечләр укуларны үтеп, даими рәвештә аена йөздән артык гаиләгә бара.

Күчмә яки стационар хезмәт алу өчен хоспис сайтында күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып яки электрон хат язарга мөмкин.

Бертуган Батталовлар урамындагы икенче хоспис хәйриячеләр акчасына төзелә. Хәзерге вакытта тәрәзә һәм ишек юлларын монтажлау эшләре бара. Төзелеш эшләрен 2023-2024 елларда тәмамлау планлаштырыла, әмма барысы да финансларга бәйле булачак.

Бу хоспис төзелеше Татарстан Республикасында хоспис ярдәменә ихтыяҗ зур булу сәбәпле башланган иде, чөнки статистика буенча, 20 меңнән артык татарстанлы паллиатив медицина ярдәменә мохтаҗ.

2020 елның көзендә Казан хосписы тарафыннан игълан ителгән #116РегионДобра акциясе дәвам итә. Ул Казанда икенче хоспис төзелеше өчен акча җыюга багышланган. Әгәр һәр татарстанлы 116 сум күчерсә, әлеге сумма 450 млн сумнан артык булачак, алар яңа хоспис төзелешенә һәм җиһазларына тотылачак. Акча җыюны Анжела Вавилова ис. фонд алып бара.

Галия Хисамова, Казан хосписының баш табибы

"Хосписның максаты-дәвалап булмый торган авыр (дәваланмый торган) хроник авырулары булган кешеләрнең хәлен җиңеләйтү, шулай ук стационарда яки өйдә авыру өчен уңайлы шартлар тудыру.

Хосписта без РФдә авыртуны баса торган барлык препаратларны кулланабыз. Шулай ук косу,  депрессив халәт кебек симпотомнарбелән эшлибез. Пациентның туклану сыйфатын яхшыртырга омтылабыз, традицион туклану урынына нутритивны, ягъни аксым, май һәм углеводлар белән баетылган ризыкны кулланырга тырышабыз.

Пациентларга һәм аларның туганнарына ярдәм итүнең рухи өлеше дә мөһим, моның өчен бездә ике гыйбадәт бүлмәсе бар, анда дини остазлар килә.

Әмма безнең бурычлар моның белән генә чикләнми – без, хосписның икенче стационарын ачып, койкалар санын арттырырга телибез. Хәзерге бинада балалар калачак, ә өлкәннәр бүлеге яңа бинада булачак.

Икенче стационар ачылу вакыты, финанс һәм хәйриячеләр ярдәменә бәйле, бу 2023 – 2024 еллар булыр дип уйлыйм".

Марина Городилова, хосписның амбулатор хезмәте мөдире:

"Күчмә эш хосписка нигез салынганнан бирле диярлек алып барыла. Хезмәт исәбендә 50гә якын өлкән кеше һәм 250гә якын бала тора. Без даими рәвештә аларны өйләренә барып торабыз.

Финанслау Анжела Вавилова фонды хисабына алып барылганга күрә, безнең кыйммәтле препаратларны куллану мөмкинлегебез бар.

Кыскасы, безнең эшнең нәтиҗәлелеге югары, һәм авырулар моны бик бәяли. Хәтта авыр онкологик пациентларның да безнең препаратлар хисабына тукымаларның терелү динамикасы күпкә яхшырак.

Без авырулар белән генә түгел, бөтен гаилә белән дә комплекслы эшлибез. Балалар арасында неврологик профильдәге пациентлар бик күп, бу-тумыштан килгән аномалияләр, ДЦП һ.б. бу очракта еш кына озак вакытлы күзәтү кирәк һәм әниләрне психологик яктан тәэмин итүгә күп көч куярга туры килә».

Хосписта очрашу «Аргументы и Факты» нәшрият йорты «Малыми делами богата Россия» «Россия кечкенә эшләре белән бай» проекты кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International