Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты

2021 елның 19 марты, җомга

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме базасында ике көн дәвамында барлык медицина хезмәткәрләре коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты.

Алар арасында чакырулар кабул итү һәм тапшыру буенча фельдшер Ирина Николаевна Каргапольцева да бар иде.

Ул беренче прививканы яхшы кичерүе турында сөйләде: "авырып китмәдем, хәлем яхшы. Барысына да үз сәламәтлегеңне кайгыртырга киңәш итәм".

Ирина Николаевна медицинада 23 ел. Ул диспетчер эшендә тәүлегенә 150гә якын мөрәҗәгатьне эшкәртә.

Диспетчер эше шунда ки, чакыруны мөмкин кадәр тизрәк кабул итәргә, очракның катлаулылыгын бәяләргә һәм медиклар килеп җиткәнче дистанцион ярдәм оештырырга. «Ашыгыч хәлләрдә озакка сузарга ярамый, карарны кичекмәстән кабул итәргә кирәк», — дип ассызыклады И.Каргапольцева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International