Ел саен 25нче апрельдә билгеләр үтелә торган Бөтендөнья бизгәк авыруы белән көрәшү көне (World Malaria Day), Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан (ВОЗ) 2007 елның маенда 60нчы сессиядә кабул ителгән.
Бизгәк авыруыннан дөньяда әле һаман 650 меңнән артык кеше үлә, ел саен 200 миллионнан артык авыру очраклары барлыкка килә. Авыру очракларының 90%ы чамасы Африканың Сахарадан көньягы районнарына туры килә, шулай ук Азия, Латин Америкасы, Якын Көнчыгыш һәм Европаның кайбер регионнары яшәүчеләре йоктыралар. Аеруча риск группасында биш яшькә кадәрге балалар тора.
Бөтендөнья бизгәк авыруы белән көрәшү көненең иң беренче максаты – бизгәк авыруына каршы көрәштә бөтен илләрнең бар көчләрен тупларга.
Бизгәк авыруы — кешегә озынборыннарның бер төре тешләгәннән йогучы йогышлы авыру. Бизгәк авыруының дөнья буйлап таралуына еш күчеп йөрүләр (туристлар, сезонлы эшчеләр, коммерсантлар), климатның кискен үзгәрүләре (һава температурасы арту һәм явым-төшемнәрнең күбәюе), бизгәк озынборыннарының инсектицидларга һәм бизгәк плазмодийларының дару препаратларына тотрыклы булулары булышлык итә. Авыру, кагыйдә буларак, бизгәк, калтырау, бавырның һәм талакның размеры арту белән бергә үтә.