Казанның 16нчы номерлы Шәһәр хастаханәсендә гинекологиядә югары-технологияле медицина ярдәме күрсәтү чикләрендә беренче операцияне уздырдылар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бүген Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә гинекологиядә TVT-O челтәрен урнаштыру буенча ЮТМЯ күрсәтү чикләрендә беренче операцияне уздырдылар.

"TVT-O-челтәрен урнаштыру пациент өчен бик җәрәхәтли торган операция  түгел һәм ул 30-40 минутны дәвам итә. Без пациентка югары технологияле челтәрдән, стилеттан һәм башка кирәкле кораллардан торган бер тапкыр кулланыла һәм чит илләрдә җитештерелә торган комплект куябыз. Без куллана торган метод югары технологияле һәм бик нәтиҗәле", - дип шәрехләде операцияне 16нчы номерлы ШКХ гинекология бүлеге мөдире Савельев Станислав Евгеньевич.

Бу операция өчен чыгымнар кыйммәт булуга карамастан, Татарстан хатын-кызлары өчен без бу операцияне ОМС буенча ясыйбыз, ягъни пациент өчен бөтенләй бушлай.

Табиб пациентларны проблемаларыннан оялмаска чакыра: «операциядән соң берничә атна дәвамында челтәр үсеп китә һәм уретрага ярдәм итәчәк бәйләвеч формалаштыра. Челтәр урнаштырганнан соң берничә көн узгач, хатын-кыз клиникадан өенә кайтырга һәм башка беркайчан да күңелсезлекләр кичермәскә, ютәлләгәндә бәвел ычкынып китүеннән курыкмаска мөмкин".

Беренче операцияне хирург-гинекологлар Станислав Савельев, Розалия Рәхимова һәм операция бүлмәсенең шәфкать туташы Ләйлә Шаһимәрдәнова үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International