Татарстанда туберкулез белән авыручы балалар саны кимеми

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда туберкулез белән авыручыларның гомуми саны арасында авыру йоктыручы балаларның өлеше кимеми.

«Авыруларның гомуми структурасында авырый торган балалар саны кимеми. Ел саен 3,5 меңнән артык балада туберкулез инфекциясе ачыклана», — диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры баш табибының урынбасары Рәмзия Фатыйхова.

Ковид чикләүләренә карамастан, республика бала тудыру йортларында балаларга вакцинация ясауны дәвам итү нәтиҗәсендә кече яшьтәге балалар арасында туберкулез йоктыручылар саны артмады. Беренче ярты елда балигъ булмаган балалар арасында туберкулез очракларын ачыклау ике тапкыр кимегән, ә калган вакытта табиблар авыруның авыр формасы үсеш алмасын өчен балаларга прививка ясаган.

«2020 ел дәвамында бер яшүсмердән кала, барлык балалар профилактика вакытында ачыкланган. Иммунодиагностика ясаганда авыру 100 процент очракта ачыклана. Бу балаларга иммунодиагностиканы мәҗбүри үткәрү кирәклеген исбатлый», — диде табиб. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International