Бүген Казанның 18нче номерлы Шәһәр хастаханәсе каршындагы «Горки» сырхауханәсендә Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия Театры артистлары коронавирус инфекциясеннән вакцинация уздылар. Прививка ясатырга РФ һәм ТР халык артисты Алсу Гайнуллина, ТР халык артистлары, РФ атказанган артистлары Рузия Мотыйгуллина һәм Илдар Хәйруллин һәм ТР халык артисты Фуат Әбүбәкеров килделәр. Артистлар үзләрен, якыннарын йогышланудан саклап калу, сәхнәдә чыгыш ясау, дуслары белән аралашу өчен вакцинацияләнә.
Татарстан Республикасы сырхауханәләрендә коронавирустан вакцинацияне барлык теләүчеләр дә уза ала. Әйтик, бүгенге көндә 18нче хастаханә хезмәткәрләре 3 меңнән артык кешегә прививка ясаткан инде.