Ике меңнән артык казанлы сәүдә үзәкләрендә вакцинация узды

2021 елның 26 марты, җомга

Казанның 2014 кешесе шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация уздылар. Беренче шундый пункт 15 февральдә Мега сәүдә үзәгендә ачылган иде, бу вакыт эчендә биредә 1300дән артык кеше прививка алды.

Вакцинация пунктлары көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адресларда эшли:

  • Мега СҮ, Җиңү Проспекты, 141
  • Южный СҮ, Җиңү Проспекты, 91
  • Парк Хаус, Х. Ямашев проспекты, 46

Шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә вакцинацияне узу өчен алдан язылу таләп ителми. Үзең белән паспорт, полис, СНИЛС булырга тиеш.

Алдан язылу буенча вакцинацияне сырхауханәләрендә узарга мөмкин.

 

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,

3. бердәм 122 номер,

4. КФҮкә мөрәҗәгать итү,

5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать иткәндә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International