Г.Камал театры актеры Ринат Таҗетдинов бүген коронавирустан "Спутник V" вакцинаның икенче компонентын алды. Вакцинацияләүне артист һәм аның хезмәттәшләре "Горки" сырхауханәсендә узды.
Р. Таҗетдинов коронавирустан беренче прививканы җиңел кичерүе турында сөйләде: "Кайберләренең температура була. Ә минем юк иде... Бу юлы да шулай булыр дип өметләнәм. Иртәгә спектакль уйнарга кирәк. Барысы да яхшы үтсен иде". Артист вакцинага ышануын белдерде.
"Минем чит ил материалларын укый торган таныш табибларым бар. Алар миңа безнең вакцина иң яхшысы, диделәр... Мин аларны тыңлап, прививка ясаттым. Һәм барысына да моны эшләргә тәкъдим итәм. Зинһар, вакциницияне узыгыз. Бу үзегезне, үз гаиләңне, дусларыңны саклап калу өчен кирәк", - дип өстәде Р.Таҗетдинов.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация түләүсез үткәрелә. Вакцинациягә язылуга 5 ысул бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер аша,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. Сырхауханәнең контакт телефоннарына шалтыратып.