Түбән Камада хастаханәләргә кадрлар җәлеп итүгә багышланган фикер алышу узды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең дәвалау оешмалары җитәкчеләре, яшь, шулай ук тәҗрибәле табиблар, шәһәр, район депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм медицина көллияте студентлары арасында фикер алышу узды. Очрашуда күтәрелгән төп мәсьәлә - дәвалау оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев бүгенге көндә бу мәсьәләнең аеруча кискен торуын билгеләп үтте, чөнки ике елдан соң Түбән Камада ашыгыч медицина үзәге эшли башлаячак, анда төрле профильле белгечләр кирәк булачак.

Әлеге очрашу «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. Штурмда район башлыгы урынбасары Александр Умников, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов катнашты, ә мэр урынбасары Марина Камелина очрашуны алып баручы булды.

Марина Камелина билгеләп үткәнчә, 2017 елда кабул ителгән Сәламәтлек саклау үсеш стратегиясе бүгенге көндә актуаль булган сораулар һәм проблемаларны хәл итәргә тиеш. Аның фикеренчә, кадрлар җитешмәсә дә, узган ел сәламәтлек тармагы үзенең ни дәрәҗәдә көчле булуын күрсәтте, пандемия вакытында, безнең белгечләр йөзләгән гомерне коткарып калдылар. Шулай да кешеләр коронавирус белән генә авырмады, белгечләр башка авыруларга да ярдәм күрсәтте. Бүген исә әлеге тармактагы проблемаларны ачыклап, кайсы ягыбыз яхшы, ә кайсы якны үзгәртергә кирәклеген ачыклау мөһим.

Мэр урынбасары табиблар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Сораштырылучыларның 72% ы эшнең артык күп булуын белдергән.

Сүз үзәк хастаханәнең физиотерапия бүлеге мөдире Нина Пахмуринага бирелде. Ул 39 ел элек Саратовтан күченеп килгән һәм гомере буе Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куя. «Хәзер яшь белгечләр өчен барлык шартлар да бар, - ди ул. - Фатир бирәләр, грантлар бирәләр, бары тик эшлә генә! Карьера үсеше өчен мөмкинлекләр юк, дигәнне ишетү дә күңелгә авыр. Бу очракта кеше үзе инициатива күрсәтергә тиеш. Мин еш кына баш табиб янына сорау һәм тәкъдимнәр белән керәм һәм һәрвакыт диярлек хуплау табам».

Балалар клиник хастаханәсенең яшь табиб-педиатры Патимат Әбделхәлимова Түбән Камага Дагыстаннан биш ел элек гаиләсе белән күченеп килгән. «Монда безгә шунда ук арендага торак бирделәр, - дип сөйли ул. - Баланы бакчага урнаштырырга булыштылар, һәм 8-9 айдан мин, көтмәгәндә, грант алдым. Кайбер курсташлар зур шәһәрләргә китеп барды, тик мин алар отты, дип әйтә алмыйм. Әйе, анда хезмәт хакы күбрәк, әмма аларга торак өчен күп түләргә туры килә, анда арендага фатир беркемгә дә бирелми. Хәзер абыем да медицина югары уку йортын тәмамлый һәм ул да монда күченеп килер, дип уйлыйм».

Балалар хастаханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин фикеренчә, яшьләр килсен өчен, шәһәрнең аларны җәлеп итәрлек булуы мөһим, ә эшләүче табибларның хезмәт хакын саклап калган хәлдә, эшен киметергә кирәк. «Безнең табиблар хисаплар белән түгел, ә гамәли медицина белән шөгыльләнергә һәм үз пациентларын дәваларга тели һәм аларны артык кәгазь эшеннән бушатуны сорыйлар», -дип өстәде үзәк хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин.

Очрашуда катнашучылар тарафыннан шундый тәкъдимнәр яңгырады: матди-техник базаны яхшырту, яшь табибларга финанс ярдәме күрсәтү, хосусый клиникалар белән хезмәттәшлек итү, мәктәп укучылары өчен профориентация дәресләре кертү һәм эш урынында ординатура узу. Бу тәкъдимнәр барысы да игътибарга алынды һәм якын арада кадрлар стратегиясенә төзәтмәләр керткәндә исәпкә алыначак. Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru/news

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International