ТР йөз шәхси клиникасы медицина лицензияләрен яңа реестр аша яңадан рәсмиләштерделәр. Хәзер барлык язмалар да цифрлы рәвештә саклана.
104 лицензия яңадан рәсмиләштерелде, шуларның 65е - медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, 38е-фармацевтик эшчәнлек алып баруга һәм берсе-наркотик чаралар, психотроп матдәләр әйләнеше эшчәнлегенә лицензия иде.
Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан кәгазь лицензияләр бирү гамәлдән чыгарылган, хәзер аның булуы махсус реестрда тикшерелә. Эшмәкәр кулга реестрдан өземтә ала.
Мондый яңадан рәсмиләштерү оешманың нинди дә булса яңа эшчәнлек төре өстәлә яки киресенчә нәрсә дә булса төшереп калдырылса кирәк.
2021 ел башыннан 33 яңа лицензия бирелгән, шуларның 28е — медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, дүртесе - фармацевтикага һәм тагын берсе дәвалау максатларында наркотик чаралар әйләнеше буенча эшчәнлеккә булды. 30 лицензиянең гамәлдә булуын туктату турында карар кабул ителде, шуларның 20 лицензиянең гамәлдә булуы лицензиатның лицензияләнә торган эшчәнлеген туктату турындагы гаризасы буенча туктатылды, 10 лицензиянең гамәлдә булуы юридик зат һәм индивидуаль эшкуар эшчәнлеге туктатылу сәбәпле туктатылды.