Милли медицина тикшеренү үзәге делегациясе Кама балалар медицина үзәгендә балаларга медицина ярдәме күрсәтү тәртибен өйрәнде. Делегация составына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Балалар сәламәтлеге Милли медицина тикшеренү үзәге» ФДАУнең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдире, баш фәнни хезмәткәр, табиб анстезиолог-реаниматолог, м.ф. д. Рөстәм Тепаев һәм өлкән фәнни хезмәткәр, табиб-балалар хирургы, м. ф. к. Татьяна Прутникова керде. Мәскәү делегациясен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар табибы-хирургы Владимир Филатов озатып йөрде.
Комиссия «КБМҮ» ДАССУның баш табибы Марат Насыйбуллинның күп профильле дәвалау оешмасының эшчәнлеге турында чыгышын тыңлады. Аннары экспертлар хирургия профиле бүлекләренең, аерым алганда, КБМҮнең Балалар хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлегенең хирургия, травматология, урология бүлекләренең эшен оештыру белән танышты. Кунаклар структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре һәм персоналлары белән әңгәмә корды, эш урыннарында процессларны, инфраструктураның һәм җитештерү тирәлегенең торышын карады, аерым пациентларны алып бару тактикасы турында фикер алышты. Медицина җиһазлары белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Мәскәү коллегалары «КБМҮ» ДАССУ эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр һәм алга таба үсештә уңышлар теләде.