Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге җирлегендә «реанимация бүлегендә яңа туган балаларның хәленә шәфкать туташы мониторингы» темасына республика уку-укыту видеоконференциясе булды. Онлайн семинарны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш шәфкать туташлары советы һәм республиканың шәфкать туташлары ассоциациясе оештырды.
Конференция эшендә республиканың перинаталь үзәкләрендә һәм бала табу йортларында эшләүче шәфкать туташлары, акушерлар катнашты.
Онлайн семинарда КБМҮ, РКХ, 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең белгечләре чыгыш ясады.
Уку семинарында яңа туган балаларны карауның гомуми таләпләре, яңа туган балаларны реанимацияләү һәм интенсив терапия бүлегендә җитлекми туган балаларны карау, периферик катетерларны карау һәм башка мәсьәләләр каралды.