«НТР 24» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын ясатты

2021 елның 9 апреле, җомга

«Спутник V» вакцинасының беренче компоненты белән «НТР 24» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре прививка ясатты.

Медиа-холдинг директоры Наталья Реджеп-Алиева, яңалыклар хезмәтенең шеф-мөхәррире Евгения Корбакова, шулай ук каналның беренче затлары, монтажерлар, корректорлар Түбән Каманың Үзәк район күп профильле хастаханәнең 2 нче номерлы сырхауханәсенә килеп китте. 9 кеше коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга теләк белдерде.

Журналистлар көн саен дистәләрчә түбәнкамалы белән очраша, интервьюларга чыга, массакүләм чараларда катнаша һәм зур киңәшмәләрдә була, шуңа күрә СOVID-19дан прививка ясарга кирәк, дип сөйләде алар.

«Минем гаиләмдә, балалардан тыш, коронавирустан прививканы барысы да ясатты, әни, ирем, каената, хәзер аларга мин дә кушылдым. Гомумән, вакцинациягә уңай карыйм. Грипптан да ел саен прививкалар ясыйм»,-дип уртаклашты безнең белән «НТР 24» медиа-холдингы директоры Наталья Реджеп-Алиева.

Журналистлар вакцинаның икенче компонентын 29 апрельдә алачак. Сырхауханәдә булганнан соң, алар барысы да үз вазифаларына кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International