12 апрельдә Республика кан үзәгендә "волонтер медиклары" белән берлектә кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган "Космос безнең канда!" Бөтенроссия донор марафоны кысаларында хәйрия донор акциясе узды.
Әлеге чараның максаты - җәмгыятьнең игътибарын кан донорлыгы проблемаларына җәлеп итү.
Донор акциясе барышында интерактив квест ярдәмендә катнашучылар кан донорлыгына карата актуаль аспектлар турында мәгълүмат белделәр.
Хәйрия чарасында барлыгы 117 кеше катнашты, кан банкы 52 л, 650 мл га тулыланды.