Республика клиник хастаханәсе филиалы – Спасс районы үзәк хастаханәсе баш табибы вазыйфасына Роман Әхмәтҗанов билгеләнде

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

"ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ филиалы - "Спасс районы үзәк хастаханәсе" баш табибы вазыйфасына Әхмәтҗанов Роман Марс улы билгеләнде.

1988 елның 24 октябрендә туган. 2012 елда "Дәвалау эше" белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

2014-2015 еллар - "Минзәлә РҮХ" ДАССУ хирургия бүлегенең табиб-хирургы,

2015-2020 елларда - "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ хирургия бүлегенең табиб-хирургы,

2020 елдан башлап "ТР ССМ РКХ" ДАССУ медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International