2013 елның 24нче апрелендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгы белән LG Electronics (LG), DOMO компаниясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы республика кан алу станциясе Кан һәм аның компонентларының массакүләм ирекле донорлыгы программасын үстерү кысаларында беренче уртак Донор көне үткәрделәр.
Вакытлы кан алу пункты Татарстан башкаласында DOMO компаниясенең төп офисында оештырылды, компаниянең хезмәткәрләре шушы акциядә катнаштылар. Чарада катнашучыларга шулай ук LGның яңа йолдызлы доноры Татарстан Республикасының данлыклы спортчысы Василий Мосин кушылды. Донор акциясендә 61 кеше катнашты, 27 литр донор каны һәм аның компонентлары әзерләнде.
Ике компания вәкилләре Идел буе регионында корпоратив донор хәрәкәте яхшы гореф-гадәткә әйләнергә тиеш булуына игътибар иттеләр.
ТР ССМ республика кан алу станциясенең баш табибы Рамиль Тураев сүзләренә караганда, «бүген мөһим вакыйга булды - DOMO донорлары институты төзелде. Кешеләр, берләшеп, кан тапшырган, ирекле донорлык идеяларын алга алып барган вакытта - безнең өчен бу бик кыйммәтле ярдәм».