Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге коллективы яшь белгечләр белән тулыланды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Яшь белгечләр һөнәргә килү, коллективта эшләү һәм нинди авырлыклар белән очрашулары турында сөйләде.

Миләүшә Варламова, Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенең палата шәфкать туташы.

«Мин һәрвакыт шәфкать туташы булырга хыялландым, тик мәктәпне тәмамлаганнан соң ук укырга керү мөмкинлеге юк иде. Әни безне берүзе үстерде, "бюджетка" керергә баллар җитмәде. 2016 елда, мин инде кияүгә чыктым һәм бала таптым, медицина көллиятендә кичке бүлек барлыгын белдем. Кайнанам, ул минем табиб, акушер-гинеколог, ул вакытта анда укытты һәм хыялымны белеп, укырга кереп карарга тәкъдим итте. Мин шунда ук киттем һәм укырга кердем. Аннары икенче бала таптым һәм декретта булганда укуны тәмамладым. 2020 елда көллиятне тәмамладым һәм монда, йогышлы авырулар бүлегенә эшкә урнаштым. Мин балалар белән эшләмәячәкмен һәм медицинага барсам, бары өлкәннәр челтәренә генә барачакмын, дип уйлый идем. Нишләптер курыктым, тик хәзер юкка булуын аңладым. Беренче вакытта нинди дә булса йогышны өйгә, кечкенә балаларыма алып кайтам дип курку булды. Тик мин монда, шул исәптән «кызыл зона» да эшләвемә ярты ел инде, барысы да тәртиптә. Без барлык саклык чараларын да катгый үтибез».

Рөстәм Гафиятуллин, Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең  йогышлы авырулар бүлегенең палата медбраты.

"Көллиятне 2020 елда тәмамладым, февраль аенда актив рәвештә эш эзли башладым һәм аны монда таптым. Беренче көннәрдә бик авыр булды, белмәгән эшләр күп иде. Документлар белән эшләү, мәсәлән. Биредә эшнең тагын бер үзенчәлеге - балаларга нигә аларга система, катетер куюны яки укол ясауны аңлату кыен. Алар авыртып, куркып кычкыра, шуңа кан тамырлары кача. Мондый мизгелләр җиңел бирелми, әмма шуны истә тотарга кирәк: син балага ярдәм итәсең, аны дәвалыйсың. Өлкән хезмәттәшләребез бик булыша, безне Рома белән (йогышлы авырулар бүлеге медбраты) бик яхшы каршы алдылар. Барысы да аңлата, киңәш сорап теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә була. Мондый кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт».

Роман Мещеряков, Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенең палата медбраты.

«Бөтен гаиләм заводта эшли, мин дә 44 училищега, аппаратчикка барырмын дип уйлаган идем. Әмма 9 сыйныфтан соң медицинага бару теләге туды. Көллияткә укырга кердем. Мин кечкенә чакта еш авырый идем, бәлки шуңа хастаханәләргә балачактан ияләшкәнмен, табиблар һәм шәфкать туташлары белән күп аралашканмын. Һәм менә мин монда. Балалар белән эшләүгә бик әйбәт карыйм. Миңа калса, өлкән буын, әби-бабайлар белән авыррак эшләргә. Ә балалар янында һәрвакыт ата-аналар, алар табибларга дәваланырга һәм кирәкле манипуляция ясарга булыша. Әлбәттә, тынычсыз дежурство төннәре була. Бер төн эчендә 5әр бала килгән вакыт бар, берничә система куярга туры килә. Әмма бу минем аңлы сайлау».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International