Чистай Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре республика бүләкләренә лаек булды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Администрациянең конференц-залында Чистай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив штабының уртак утырышы узды.
Киңәшмә кысаларында республика бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Чистай РҮХ хезмәткәрләре Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе И.Ш. Галиевнең Рәхмәт хатларына лаек булды.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эшендә актив катнашканнары һәм ирешкән уңай нәтиҗәләре өчен балалар поликлиникасының социаль эш буенча белгече Наталья Павловна Князевага һәм Чистай РҮХ сырхауханәсенең табиб-психиатры Рафаэль Имам улы Гыймаевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Коллегаларыбызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International