Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханә белгечләре «Яшьләргә эш» дигән Work-турда катнашты

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Түбән Кама Үзәк хастаханәнең кадрлар бүлеге белгечләре "Яшьләргә эш " дигән Work-турда катнашты.

«Ковер» яшьләр үзәге базасында work-тур кысаларында муниципаль район эш бирүчеләреннән вакансияләр маркеты, «Работа молодым» порталын тәкъдир итү, «Трудрут» студентлар отрядлары хәрәкәтен тәкъдим итү, «Эшлибез» Квизы, эш бирүчеләр белән ачык дискуссия мәйданчыклары, яшьләрне эшкә урнаштыру һәм вакытлыча эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча стратегик сессия узды.

Яшьләр, алар арасында медицина көллияте вәкилләре дә бар иде, Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә буш вакансияләр турында бөтен мәгълүматны белә алдылар, шулай ук яшь белгечләргә социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмати брошюралар таратылды.

Тантаналы ачылышта ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International