БРКХ эше белән Россия Федерациясе регионнары башлыклары танышты

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Балалар республика клиникасына регионнар башлыкларының зур делегациясе килеп китте, алар арасында Россия Федерациясе өлкәләре администрациясе, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору идарәсе, «Росатом» дәүләт корпорациясенең Цифрлы продуктларын эшләү буенча проектлар вәкилләре, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре һәм башкалар бар иде.

Делегатларны клиника эше белән таныштырганнан соң, БРКХ баш табибы Зыятдинов Айрат һәм баш табиб урынбасары Мостафаева Альмира кунакларга оешманың структур бүлекчәләрен күрсәтте.

Шулай ук кунакларга «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсе тәкъдим ителде, аның җитәкчесе һәм хезмәткәрләре кунаклар өчен таныштыру экскурсиясе үткәрделәр.

Кунаклар клиниканың эшен югары бәяләде һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International