Буа медицина училищесы базасында Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында "шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча һөнәри осталык республика олимпиадасы узды.
Олимпиадада һөнәри эшчәнлек төрләре буенча белем, осталык, тәҗрибә күрсәтүгә юнәлдерелгән комплекслы һөнәри биремне үтәүдә иң яшылары билгеләнде.
Бирем ике дәрәҗәдән торды.
Конкурста Минзәлә медицина училищесы, Чистай медицина училищесы, Казан медицина көллияте, Яр Чаллы медицина көллияте, Алабуга медицина училищесы, Бөгелмә медицина училищесы, Әлмәт медицина көллияте, Яшел Үзән медицина училищесы, Түбән Кама медицина көллияте студентлары катнашты.
Эшләрне экспертлар - практик сәламәтлек саклау белгечләре һәм Буа медицина училищесының укытучылары бәяләде. Республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм призер билгеләнде:
I урын - Дәүлиева Гүзәл Наил кызы, Казан медицина көллияте студенты;
II урын - Низамиева Гөлдания Илдус кызы, Алабуга медицина училищесы студенты;
III урын - Таһирова Анастасия Олеговна, Чистай медицина училищесы студенты;
III урын - Мазнева Ирина Сергеевна, Әлмәт медицина көллияте студенты