Түбән Кама РҮХнең ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлары ЮХИДИ бүлегеннән рәхмәт хатлары алды.
Фельдшерлар Динар Җавадов, Максим Попадюк һәм Андрей Колыгин "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика конкурсына яшь хәрәкәт инспекторлары командасын әзерләүдә актив катнашты.
Республика конкурсында 9-11 яшьлек балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү һәм велосипедны фигуралы йөртүдә ярыша. Тәҗрибәле фельдшерлар балаларга конкурс өчен кирәкле барлык медицина белемнәрен үзләштерергә ярдәм итте.
.jpg)
Ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ тарафыннан «хезмәттәшлек, үзара аңлашу, иҗади энергия, инициатива, балаларыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклауда тыгыз хезмәттәшлек өчен» дигән формулировка белән Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз! Уңышлар һәм һөнәри уңышлар телибез!