Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә муен һәм күкрәк авыртуы аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Канада гражданы кызына уңышлы операция ясаганнар. Шеннон Валентеның 7 сантиметрлы шеше табылган, ул кан тамырлары-нерв бәйләмендә булган.
Операциянең катлаулылыгы шунда ки, нерв очы һәм кан тамырларына зыян китермичә яман булмаган шешне -липоманы бик сак бетерүдә булган. Табиб-хирург Алексей Соловьев үз өстенә гаять зур җаваплылык алган, чөнки кечкенә генә хата җибәрү дә күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде. Шеш организмда күптән үскән. Зәркән төгәллеге белән аны янәшәдәге нервлардан аерырга кирәк иде.
Табиб үзе билгеләп үткәнчә, яман шешләр булмаса да, муендагы операцияләр һәрвакыт катлаулы. Бәхеткә, барысы да уңышлы узды, Шеннон инде хастаханәдән язылды, хәзер якыннары янында һәм гистологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен көтә. Операциядән соң 10 көн узгач, аңа җөйләрне алырлар һәм ул тулы канлы тормышка әйләнеп кайта алачак.
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында медицина хезмәтләре экспортын гамәлгә ашыруга системалы якын килү төзелгән. Медицина туризмын үстерү өчен шартлар тудыру һәм чит илләрдән пациентларны җәлеп итү аркасында дөньяда үзебезнең сәламәтлек саклауның уңай имиджы формалаша һәм медицинага инвестицияләр арта.