Сәламәтлек саклау министрлыгында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә керткән өлеше (COVID-19), табиб бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм югары профессиональлеге өчен Россия Федерациясе Президенты Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Лениногорск үзәк район хастаханәсенең шәфкать туташы-анестезисты Гареева Чулпан Рәхмәтулла кызы;

Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенең мониторинг, планлаштыру һәм стратегик үсеш буенча директор урынбасары Җәләлов Рамил Равил улы;

Казан шәһәренең 2нче клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Җамалетдинов Дамир Рәис улы;

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең рентгенаборанты Зарипова Алсу Шакирҗан кызы;

Казан шәһәре 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Нәҗипов Айдар Илгиз улы;

Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-онкологы Савельев Илья Вячеславович;

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең Кабул итү-диагностика бүлеге мөдире -  табиб-травматолог-ортопед Сираҗетдинов Сәяр Дамир улы;

Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең участок табиб-терапевты Хуҗина Аделия Ренат кызы;

Россия Федерациясе Президентының Рәхмәтләре белән:

Казан шәһәренең 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең участок медбраты Мәгъсүмов Илназ Альфред улы;

Казан шәһәренең 7нче номерлы Балалар шәһәр клиник хастаханәсенең участок табиб-педиатры Сафин Руслан Альберт улы;

Лениногорск үзәк район хастаханәсенең палата шәфкать туташы Сафина Наталья Александровна;

Казан шәһәренең 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең участок табиб-терапевты Степанов Роберт Михайлович;

7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлегенең палата медбраты Фәхретдинов Кәрим Марат улы бүләкләнделәр;

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән:

«Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән - Казан шәһәренең 10нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсенең табиб-офтальмологы Рябов Игорь Александрович;

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы:

Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең өлкән фельдшеры Садикова Сәрия Зиннур кызы;

Авиатөзелеш районының Консультатив-диагностика үзәге бүлек мөдире Хәбибуллин Мәхмүт Нурулла улы бүләкләнде;

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән

Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе поликлиника бүлеге эше буенча баш табиб урынбасары Мишакин Сергей Юрьевич бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеме бирелде:

Чистай үзәк район хастаханәсе Травматология бүлеге мөдире - травматолог-ортопед Алиәсхәбов Әсхәб Әбүбәкәр улына;

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Бурмистров Михаил Владимировичка;

Казан эндокринология диспансерының балалар эндокринология бүлеге мөдире - табиб-эндокринологы Вакилова Светлана Әнвәр кызына;

Казан шәһәренең 20нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Добровольская Марина Львовнага;

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең Пульмонология бүлеге мөдире - табиб-пульмонологы Дьякова Екатерина Валерьевнага;

Казан шәһәренең 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире - табиб-пульмонологы Кудрявцева Эльвира Зөфәр кызына;

Казан шәһәренең 16-нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Миңнемуллина Зөлфия Илдус кызына;

Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең 13 бүлек мөдире - табиб-инфекционисты Сорокина Надежда Викентиевнага.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен

«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» мактаулы исеме

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Вахитов район оешмасы рәисе Шамгунова Ләйсән Чарлез кызына бирелде.

Татарстан Республикасы премьер-министры боерыгы белән

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертүе өчен

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең рентген бүлеге рентген лаборанты Әхмәтвәлиев Азат Фаск улы;

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Җәлилова Ләйсирә Ильяс кызы;

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге мөдире - табиб-гастроэнтерологы Одинцова Әлфия Харис кызы;

Арча үзәк хастаханәсенең Ашыгыч медицина ярдәме бүлеге өлкән фельдшеры Сәлахова Мәдинә Фоат кызы бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International