Казанда ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен котладылар

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне 28 апрельдә билгеләп үтелә. Казанда тантаналы чара Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков котлады.

"Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар! Ветераннар, хезмәттәшләр! Нәкъ бер ел элек, пандемиянең кызган чагында, бөтен Сәламәтлек саклау системасы ярым хәрби режимга күчкәч, ил җитәкчелеге әлеге һөнәри бәйрәмне раслау турында карар кабул иткән иде.

Сез үзенчәлекле катлам. Сез үзегезнең тәвәккәллегегез, кыюлыгыгыз, шәфкатьлелегегез белән аерылып торасыз. Бүген бөтен ил сезгә батырлык, фидакарь хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылык һәм мәхәббәт өчен рәхмәт белдерә.

Бүген безнең белән безне озак еллар укыткан, әзерләгән ветераннарыбыз. Бәһасез тәҗрибә, зирәклек һәм белемегез өчен сезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең бердәм коллективында эшләүче яшь табиблар бу хезмәтнең штандартын лаеклы тота.

Сезгә сәламәтлек саклау системасында киләчәктә дә уңышлар телим. Бәйрәмегез котлы булсын! Бәйрәм белән!».

Бүген Яр Чаллыда да ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре адресына да котлаулар яңгырады. Ведомство исеменнән медицина хезмәткәрләре коллективына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов мөрәҗәгать итте. Хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәм концерты барышында «Иң яхшы табиб» һәм «Урта медицина белеме белән иң яхшы белгеч» шәһәр һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International