Табиблар бригадасы (уролог, ЛОР, гинеколог, эндокринолог, ортопед, табиб-УЗИ, педиатр һәм офтальмолог) Лаеш балалар йортында 30дан артык баланы карады һәм консультация бирде. Риск факторлары ачыкланган балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә тикшерүгә җибәрелде.
- Тикшерү нәтиҗәләре буенча 4 баланың эндокрин системасы ягыннан патологияләре, 18 баланың сөяк-мускул системасы ягыннан, 4 сендә йөрәк-кан тамырлары системасы патологиясе ачыкланган. Балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә тикшерүгә җибәрелде, - дип билгеләде Сәламәтлек үзәге җитәкчесе Гүзәл Яруллина.
Әлеге эш Татарстан Республикасының балалар халкына медицина ярдәмен күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын арттыру максатларында башкарыла.