ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин БРКХдә ремонт эшләре белән танышты

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Министр Сафиуллин ур., 14 адресы буенча урнашкан стационарда барган ремонт эшләренең барышы белән танышты.

- Теләсә нинди вак-төяккә игътибар итүегезне сорыйм, барысы да иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте клиника администрациясенә һәм төзүчеләргә Марат Мансурович.

Эш визиты барышында стационарның эчке бүлмәләре һәм ишегалды территориясе каралды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объектта эшләр бәйрәм көннәрендә дә туктатылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International