Татарстанда бөерләр гидронефрозы вакытында пластикны тишем аша РКХ 1нче Урология табиблары ясый башлады

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Татарстан өчен уникаль булган яңа операцияне Республика клиник хастаханәсенең 1нче урология бүлегендә үзләштерделәр.

Без бөернең бөер чокыры-сидек юллары сегментының лапароскопик пластиканы (тишем аша югары сидек юллары аралыгының тараюын бетерү) керттек. Пластика пациентларда ялкынсыну авырулары яки кан тамырларының тумыштан аномалиясе аркасында бөердән бәвел чыгуы бозылганда кирәк. Элегрәк мондый операцияләр республикада ачык юл белән генә ясала иде. Өстәвенә, пациентлар озак тернәкләнә иде, авыру синдромы берничә айдан гына бетә иде", – дип аңлатты бүлек мөдире Шәйхрәзиев Булат Мизхәт улы.

Лапараскопик яктан мондый катлаулы операцияне бары федераль үзәкләрдә генә ясыйлар. 2020 ел ахырында РКХнә шундый мастер-класс белән Россиянең Яшь урологлары ассоциациясе (АМУР) вице-президенты, EMS клиникасының табиб-урологы Абдуллин Искәндәр Илфак улы килгән иде.

Һәм инде 2021 елның маенда РКХдә шундый операцияне Шәйхразиев Булат Мизхәт улы һәм Гыйльметдинов Рамил Шамил улы ясадылар. Мондый операция тишем аша, тире катламнарын кисмичә эшләнә. Бөер чокырының эшләми торган сегменты алына һәм пациентның үз тукымалары хисабына яңа формалаша.

Пациент берничә көннән соң канәгатьләнерлек хәлдә өенә чыга.

Якын арада мондый операцияләр Татарстан халкы өчен РКХнә агымга куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International