Шәфкать туташы - ул һөнәр генә түгел, ул сәләт!

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

12 май - Бөтендөнья шәфкать туташы көне. Кешеләргә сәламәтлек бүләк итү – чын медицина хезмәткәренең билгеләнеше. Аларның сизгер йөрәкләре һәм оста куллары безне бәла-казалардан коткара.

Кайбер һөнәрләрне компьютерлар яки машиналар алмаштырса, шәфкать туташы эше һәрвакыт булачак, бернинди робот та авыру кешеләрне карау бурычын үти алмый. Россиядә шәфкать туташы көне 1993 елдан бирле билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта шәфкать туташлары сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең иң күп санлы категориясен тәшкил итә - табиблык эшчәнлегендә шәфкать туташлары тарафыннан күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең өлеше арта, диагностиканың, дәвалауның һәм реабилитацияләүнең яңа ысуллары кертелә. Мамадыш РҮХдә 338 урта медицина хезмәткәре эшли, аларның 248е турыдан-туры РҮХдә, 90ы-авыл амбулаторияләрендә һәм фельдшер пунктларында хезмәт итә. Шәфкать туташлары хезмәте югары бәяләнде: Х. М. Сәйфетдинова  – РФ Сәламәтлек саклау отличнигы, 7 шәфкать туташы - «Сәламәтлек саклауның атказанган хезмәткәре», алтмыштан артык шәфкать туташы - «Татарстан Республикасының Мактаулы хезмәткәре» исемнәренә ия, 6 шәфкать туташы - Россия Федерациясенең Мактау грамотасы, 83 кеше Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Тармакта кырык елдан артык эшләгән сәламәтлек саклау ветераннары - шәфкать туташлары: Хәнүзә Сәйфетдинова, Татьяна Карпова, Әлфия Мукминова - поликлиниканың шәфкать туташлары, Клавдия Ермолаева – акушерлык бүлегенең шәфкать туташы, Әлфия Сабирова - диета шәфкать туташы, Миннегөл Хәнәфиева - районның өлкән акушеры, Галина Кугарчинова, Людмила Васильева, Румия Мифтахетдинова – амбулаторияләрнең шәфкать туташлары, Венера Закирова – ФАП шәфкать туташы, Равия Шәйхетдинова, Рая Никитина, Рузалия Мөбәрәкова - ФАП фельдшеры, Зинаида Бузина –  Кама амбулаториясе акушеры.

Барлык медицина хезмәткәрләренә бары тик бәхет, гаилә иминлеге, сезнең авыр хезмәтегездә уңышлар, барлык рухи көч таләп итә торган хезмәтегездә уңышлар телим. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International