Иң мөһим кагыйдә - организмны су җитмәүгә китермәү өчен җитәрлек күләмдә чиста су эчәргә. Чиста суны чәй, соклар, куас һәм башка эчемлекләр белән алыштырырга ярамый, алар эффект бирмәячәк. ⠀
Эссе һавада туклану мөмкин кадәр җиңел булырга тиеш. Югары температулар булганда организмга авыр, шуңа рационга авыр үзләштерелә торган ризыклар кертмәү бик мөһим. Әгәр аппетит юк икән, үзеңне ашарга мәҗбүр итәргә кирәк түгел, бары тик су эчәргә онытмаска кирәк.
Нинди азык-төлекне ашарга кирәк:
- су (салкын, бозлы булмасын), лимон/бөтнек/кыяр белән мөмкин;
- тоз уртача күләмдә (су-тоз балансын саклау өчен). Аш тозын диңгез, алсу Гималай тозына алыштырыгыз;
- бик күп яшелчәләр;
- җиләк-җимешләр (аеруча сезонлы).
Нинди азык-төлекне киметергә яисә бөтенләй кулланмаска киңәш ителә:⠀
- ит;
- кофеин (кофе, кара һәм яшел чәй, матча, шоколад);
- хәмер;
- шикәр һәм барлык чистартылган ашамлыкларны (мәсәлән, бодай оны, ак дөге);
- җылытучы "ашамлыклар", мәсәлән, кызыл фасоль, имбир, кипкән җиләк-җимеш, бал;
- тәмләткечләр (мәсәлән, борыч);
- сары сырлар һәм мөмкин булган кадәр башка сөт продуктлары;
- майлы соуслар һәм баллы кремнар.
Иң мөһиме, ач булганда гына, ягъни ашказан буш булганда гына ашагыз. ⠀
Эссе һава торышында туклануның бу гади принципларын кулланып, сез аш кайнатуны максималь җиңелтәйчәксез һәм сезнең организмга авырга килмәячәк.
Сәламәт булыгыз!