БАРСМЕД күчмә комплексы Татарстанның ерак районнарында яшәүчеләр өчен компьютер томографиясенең үтемлелеген арттырачак

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Пандемия шартларында үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү сәламәтлек саклауның көнүзәк бурычы булып тора. Күкрәк читлеге органнарының компьютер томографиясе SARS-CoV-2 яңа коронавирус йогышын диагностикалауның алтын стандарты булды. Халыкның вакытында кирәкле югары технологияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар. Вирус белән көрәштә сыйфат, тизлек һәм уңайлылык өстенлекле булып тора.

Татарстан Республикасында цифрлы флюорографияне кулланып, анализлар алу һәм табиблар консультациясе белән медицина күзәтүләрен үткәрә торган күчмә медицина комплекслары эшкә җәлеп ителде. Әмма компьютер томографын район хастаханәсе шартларында гына куллану мөмкин булды.

Татарстан Республикасының теләсә кайсы почмагында тикшеренүләр үткәрергә БАРСМЕД медицина үзәгенең рентген мультиспираль компьютер томографиясенең күчмә комплексы мөмкинлек бирәчәк. Комплекс базасында PHILIPS фирмасы җиһазлары урнаштырылган. Мондый мобиль комлекслар ярдәмендә дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре төбәкнең ерак өлкәләрендә томографик тикшеренүләрнең үтемлелеген арттыра ала.

2021 елның 11 маеннан мобиль комплекс Кукмара үзәк район хастаханәсе базасында (Кукмара ш., Ворошилов ур., 24) урнашкан һәм якын-тирә районнар (Кукмара, Балтач, Теләче, Саба) халкына хезмәт күрсәтә башлаган. Күчмә комплекста баш мие РКТ, күкрәк читлеге органнары, корсак куышлыгы, онкологик скрининг һ. б. эшләргә була.

Күчмә диагностик системалар - шәһәр шартларында да, ерак җирдә дә югары технологияле хезмәт күрсәтүнең тиз һәм икътисади нәтиҗәле ысулы. Күпчелек очракта шәһәрлеләргә шәһәр яки район үзәкләренә барып җитәргә, күп вакыт һәм көч сарыф итәргә туры килә. Әлеге мобиль системалар кеше ихтыяҗларына карап хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.

Системалар гамәлдәге нормаларга туры килә һәм тикшеренүне узу һәм табиб эше өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган (күчмә комплекс ярымприцеп базасында җитештерелә, процедура мәйданы 20 кв.м тәшкил итә).

«БАРСМЕД» ҖЧҖ – 7 елдан артык халыкка югары технологияле медицина ярдәме базарында алдынгы позицияләрне алып торучы Татарстанның иң зур медицина диагностика үзәге. ММИ буенча хезмәт күрсәтү өлешендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Компаниянең Казан шәһәрендә дә, Татарстан Республикасының торак пунктларында да - Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән, Байлар Сабасы, Зәй кебек заманча магнит-резонанс һәм рентген томографлары урнашкан бүлекчәләре челтәре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International