14 майда Әлмәт шәһәрендә Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасының зона этабы узды. Яр Чаллының җыелма командасын шәһәрнең дәвалау-профилактика оешмаларыннан 50дән артык медик-спортчы тәкъдим итте.
Чаллылылар белән бергә финал уеннарына бару хокукы өчен Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Түбән Кама командалары көрәште. Барлык катнашучылар да сәламәт яшәү рәвешенә омтылышны 7 төр ярышта җиңү яулап күрсәтте: җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат, аркан тарту, йөзү.
.jpg)
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга Яр Чаллы медиклары командасы чыкты. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының финалында үз көчләрен сынап карарга туры киләчәк.
Яр Чаллы медицина хезмәткәрләре командасының спорт төрләре буенча нәтиҗәләре:
Зона спартакиадасында җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барысына да актив рәвештә спорт белән шөгыльләнергә, спорт осталыкларын камилләштерергә, сәламәт булырга телибез.