Түбән Кама муниципаль районының яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Айгөл Аитова һәм шәһәр Советы депутаты, «Ковер» яшьләр үзәге директоры Алия Миңнуллина узган шимбәдә йогышлы авырулар госпиталенең кызыл зонасында булганнар.
Госпиталь мөдире Зөлфирә Ганиева Түбән Кама яшьләре вәкилләренә биредәге эш тәртибе, пандемия чорындагы вакыйгалар, авырулар тарихы турында сөйләгән. 107 пациентка исәпләнгән госпитальдә ноябрь аенда 350 түбәнкамалы дәваланган. Коридорлар, ашханә, процедура бүлмәләре авырулар белән тулы булган. Хәзер вазгыять күпкә яхшырак – кызыл зонада 61 кеше дәвалана. Аларның яртысының хәле уртача авыр дип бәяләнә, биш пациент реанимациядә ята.
Айгөл Фәргать кызы һәм аның әти-әнисе СOVID-19 белән авырган булганнар, бәхеткә, авыруны җиңел кичергәннәр. Алия Рафис кызы да, мөгаен, коронавирусны җиңел кичергәндер. Икесе дә вакцинация турында уйлансалар да, бу мәсьәләгә җитди карамаган, тик алар кызыл зонадагы хәлләрне күргәч, прививка ясатырга кирәклегенә ышанган.
«Бишенче катта авыруны җиңелрәк кичерүче пациентлар ята, әмма реанимация бүлегендә хәл бөтенләй башка. Моны күрү бик авыр, - дип сөйләде Алия Миңнуллина кызыл зонадан чыккач. - Авыру яшәрә бара, һәм без аны аякта гына кичерсәк тә, ул барыбер инфаркт яки инсульт китереп чыгарырга мөмкин. Хәзер үз коллективларыбызда вакцинациянең мөһимлеге турында аңлатачакбыз».