"Рубин" ФК легендасы БРКХдә 175 мәктәп укучысы хәлен белеште

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

- Спортта уңышка ирешү өчен төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга кирәклеген син яхшы беләсең. Мин бу хәлне башкарып чыга алырсың һәм уенга кайтырсың дип ышанам, - дип малайның күңелен күтәрде Испан сакчысы Сесар Навас.

Зыян күргән баланың әнисе аның улы чын футбол фанаты булуын әйтте. «Үзе дә уйный, "Рубин" командасында булырга хыяллана, Ауропа лигаларындагы командаларның уеннарын карый. Футбол - аның һәм безнең тормышыбызның зур өлеше», - диде әнисе.

Футболчының визиты баланы шактый сөендерде, Сесар белән бергә алар «Рубин» ның Еврокубокка юллама алу мөмкинлеге һәм команданың селекция сәясәте турында фикер алышты.

- Тиздән Мадридта матч узачак, мин, һичшиксез, сиңа кырдан һәм киенү-чишенү бүлмәсеннән видео җибәрермен. Ә син тернәкләнгәч, без  бергә "Рубин" базасына һәм команданың рәсми уенына барабыз, - дип вәгъдә итте Навас.



Әлбәттә, элеккеге уенчы, ә хәзер «Рубин» ФК селекция бүлеге башлыгы малайны истәлекле бүләкләрсез калдырмады, алар арасында уенчының автографы белән футбол тубы да бар иде. Очрашу ахырына якынлашканда, Сесар Навас табибларга фикерләрен әйтте:

- Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Испаниядәге дусларымны һәм туганнарымны бу коточкыч хәлләр тетрәндерде, алар балаларның хәлләре турында сораша һәм хәзер мин балалар ышанычлы кулларда дип әйтә алам,

Сесар Навас ил чемпионатында матчлар саны буенча клубның рекордсменнарыннан берсе булып тора. «Рубин» составында Ауропа кубок турнирларында 44 матч Навас исәбендә. Испан сакчысы Ауропа лигасының һәм Чемпионнар лигасының күп кенә мөһим матчларында мөһим роль уйнады, анда 2012/13 сезонында «Рубин» белән чирекфинал стадиясенә кадәр барып җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International