«Ел табибы - Ак чәчәкләр» бәйгесендә онлайн-тавыш бирү башланды

2021 елның 21 мае, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында "Ел табибы - Ак чәчәкләр-2021" конкурсы номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды.

Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән: Ел табибы, Беренчел звеноның иң яхшы табибы, Елның медицина хезмәткәре һәм Уникаль очрак.

Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ачыклаячаклар. Җиңүчене сайлаганда мөһим рольне интернет-тавыш бирү уйнаячак.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сылтама буенча яисә «Эшчәнлек» — «Конкурслар» бүлегендә тавыш биреп була.

https://minzdrav.tatarstan.ru/ak-chchklr-2021.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International