Безнең табиб – безнең горурлык

2021 елның 21 мае, җомга

Югары квалификацияле кардиоревматолог, ТР һәм РФ Атказанган табибы, Түбән Камада кардиология хезмәтенә нигез салучыларның берсе, 2015 елда «Россиянең иң яхшы кардиологы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе –  дәвалау-диагностика бүлеге мөдире Рәисә Федоровна Мерясева 45 ел дәвамында Түбән Кама хастаханәсендә эшли, ул үзенең табиб бурычын лаеклы һәм профессиональ дәрәҗәдә үти. 9 май көнне Рәисә Мерясева үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Табибның якыннары елмаю белән мондый җиңүче бу көнне генә туа ала, диләр.

Рәисә Федоровна-Түбән Кама РҮХнең бөтен коллективы өчен үрнәк, ул кешеләрне дәвалауны дәвам итә, аны пациентлар ярата, коллегалар хөрмәт итә. Рәисә Мерясева инде Түбән Кама сәламәтлек саклавының данлы тарихына керде, дип әйтергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International