1 июньнән Казанда метро станцияләре янында коронавирустан вакцина ясый башлаячаклар

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Казанда 1 июньнән мобиль бригадалар Covid-19 коронавирусыннан метро янында прививка ясый башлаячак. Хәзердән башлап теләге булган һәр кеше эшкә барырга чыккач та шундый пунктларда прививка ясата алачак. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС кирәк.

Прививканы 7.30 дан 18.30 га кадәр метро станцияләре янында ясарга мөмкин булачак.

Медикларның мобиль бригадалары метрополитенның ике станциясендә — «Әмәт» һәм «Кремль» станцияләрендә генә булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International