Санкт-Петербургта «ВИЧ-инфекциянең актуаль мәсьәләләре. Ана һәм бала сәламәтлеген саклау» дигән темага семинар уза.
Конференциядә Россидә Хатын-кызлар һәм балалар арасында ВИЧ-йогышы буенча эпидемиологик ситуациянең үзенчәлекләре, балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә ВИЧ-инфекцияне профилактикалауның заманча аспектлары, ВИЧ белән яшәүче хатын-кызларга һәм балаларга диагностикага, дәвалауга, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтүгә хәзерге заман алымнары үзенчәлекләре турында фикер алышалар. Шулай ук балага анадан ВИЧ тапшыруны профилактикалау мәсьәләләре, ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар һәм балалар белән эшләүнең иң яхшы Россия һәм халыкара тәҗрибәсе игътибарга алынды.
Татарстан Республикасыннан Республиканың СПИД үзәге баш табибы Нияз Галиуллин, үзәкнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, ИФОда РФ ССМ ВИЧ-йогышы буенча баш штаттан тыш балалар белгече, ТР ССМ ВИЧ – йогышлы авыруларны диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча баш штаттан тыш белгеч Фирая Нагимова катнаша.