Татарстанның БРКХдә балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Балаларны яклау көнендә Балалар Республика клиник хастаханәсендә кечкенә пациентларны котладылар.

Республика Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков балаларга нык сәламәтлек теләде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда Хөкүмәт медицина кадрларын кечкенә пациентларны дәвалауда яңа методикаларга өйрәтүдә барысын да эшли.

«Сезнең гаиләләрдә балалар, малайлар һәм кызлар булу - үзе бер бәхет. Аларны балалар бакчасына, мәктәпкә йөртү мөмкинлеге бар. Ә бәла булса, ак халатлы кешеләр ярдәмгә килә. Балалар тизрәк савыксын һәм дуслары белән балалар бакчасына, мәктәпкә, шәһәр читендәге лагерьга барсын өчен барысын да эшлиләр», - диде республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Балалар күңелен аниматорлар ачты. Хастаханә ишегалдында бәйрәм концертын карау өчен утыргычлар урнаштырылды. Кечкенә пациентлар рәхәтләнеп өстәл уеннары уйнады, теләгән һәркемгә аквагрим ясалды. Концерт программасын «Созвездие-Йолдызлык» конкурсында катнашучылар әзерләде.

Фоторәсемнәр: Марат Хафизов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International