1нче номерлы балалар сырхауханәсе янындагы мәйданчык зур пиратлар корабленә әверелде. Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм психологик ярдәм күрсәтү хезмәте хезмәткәрләре балалар өчен «Кояшлы хәзинәләре» дигән чын пират кичәсе оештырды.