Даруларны читкә куйдылар һәм табибка чираттагы тикшерүгә бармадылар. Бүген балалар хастаханәсе пациентларының расписаниесендә - көлү терапиясе. Балаларны яклау көне алдыннан балалар хастаханәсенең актлар залында «Умное поколение» гаилә үзәгеннән чын тамаша башланды.
Программа КБМҮнең педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Наговицынаның сәламләү сүзеннән башланды. Ул «Ball-Ball-Party» интерактив программасы белән дәвам итте.
Балалар уеннарда бик теләп катнашты. Табиблар һәм оештыручылар яхшы кәеф - сәламәтләнүгә юл, дип саный.
Шатлык бәйрәме «Циркуль» кибетләре челтәреннән бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. КБМҮнең балалар сырхауханәсенең пациентлары да игътибардан читтә калмады. Бүген аларны «Союз добрых сердец»(«Мәрхәмәтле йөрәкләр берлеге») Коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан хастаханә клоуннары күңел ачты. Алар балалар белән уйнады һәм «Детский мир» кибетләр челтәреннән бүләкләр тапшырды.