Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 1нче Республика стоматология сырхауханәсенең Габишев ур., 5 адресы буенча балалар бүлегендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара оештырылды.
Кечкенә пациентларга табиб-стоматологлар авыз куышлыгын карау буенча укулар үткәрде, теш авыруларын профилактикалау кирәклеге турында сөйләде һәм барлык катнашучыларны алма белән сыйлады.