Атна эчендә шәһәр ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 7308 тапкыр кеше коткарырга бардылар

2013 елның 6 мае, дүшәмбе

29 нче апрельдән 5 нче майга кадәр шәһәр ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 7308 тапкыр кеше коткарырга бардылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1084 чакыру. 919 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга бардылар, алардан юл-транспорт һәлакәтләренә – 42 тапкыр. Бу ДТП ларда 52 кеше зарар күрде, 29ы дәвалау оешмаларына китерелде, 3 кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар 29 тапкыр бардылар, 10 кеше зарар күрде, 2 кеше һәлак булды.
Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе табиблары бала тудыруга
104 тапкыр бардылар. Төрле авырулар буенча 5753 чакыру үтәлгән, алардан үткен миокард инфаркты – 55, үткен ми кан әйләнеше бозылу буенча – 172.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк.Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр  SMS-хәбәр җибәрәләр. Авыру яки зарар күрүчегә ашыгыч ярдәм бригадалары тиз юнәлсеннәр һәм вакытында медицина ярдәмен күрсәтсеннәр өчен чакыручы чакыруны алучы «03» фельдшерының (диспетчерының) барлык сорауларына да аермачык һәм төгәл итеп дип җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, чакыру урынын һәм адресын (шәһәр районын, урамны, фатир номерын, йортның катын, код һәм подъезд номерын), ориентирларны,  авыру яки зарар күрүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Әгәр фельдшер, билгеләнгән сорауларга тулы җаваплар алып, чакыручыга «Сезнең чакыруыгызны алдык» дип җавап бирә, чакыруны кабул итү вакытын атый һәм адресны кабатлый икән, чакыру алынган дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International