Милли медицина үзәге - Якутия Республика хастаханәсе №1» ДАССУ делегациясе Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә килеп китте.
Саха Республикасының иң зур клиникасы җитәкчелеге медицина хезмәтләренең сыйфатын һәм пациентларның иминлеге дәрәҗәсен күтәрү өчен медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге буенча Россия һәм халыкара сертификатларын алырга планлаштыра.
Мондый сертификатларны Татарстан РКХ һәм Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе алды инде.
Якутия делегациясе Татарстанга бер атнага регионнар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан килде.
«Татарстан - безнең тугандаш төрки халык, сез һәрвакыт безнең өчен үрнәк. Шуңа күрә без сездә кунак булырга бик шат. Үз чиратында, сезне тәҗрибә уртаклашу өчен үзебезгә чакырабыз», – дип билгеләп үтте генераль директор Жирков Станислав Николаевич.