Әлфия Когогина «иң яхшы балалар табибы» конкурсында җиңүчене бүләкләде

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең хезмәт коллективы белән очрашты.

Парламентарий оешманың агымдагы эшчәнлеге белән танышты, сәламәтлек саклау үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, тармак активы алдында 7 чакырылыш Дәүләт Думасы эше нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады, шулай ук «иң яхшы балалар табибы – 2021» конкурсында җиңүчегә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты рәхмәтен һәм акчалата премияне тапшырды.

Конкурс җиңүчесе дип КБМҮ сырхауханәсенең участок табибы Марина Денисовна Кузнецова танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International