Бүген, 17 июньдә, Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең актлар залында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Коллективны һөнәри бәйрәм белән баш табиб Марс Мостафин котлады: «Сез үз тормышыгызны шушы игелекле һөнәргә багышлагансыз. Сезнең хезмәт игътибарсыз кала алмый. Көн саен сез үзләренең тормышларын саклап калган, сәламәтлекләрен кайтарган, ягымлы сүз белән җылыткан кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетәсез. Бу бәйрәм көнендә Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенең бар коллективына бәхет, игелек, иминлек, уңышлар һәм, әлбәттә, иң мөһиме – сәламәтлек телим».
Благородная профессия: День медицинского работника отметили в нижнекамской больнице
Намуслы хезмәт итеп, бүгенге көндә инде дөньядан киткән, исемнәре шәһәрнең сәламәтлек саклау тарихына мәңгегә кереп калган медицина хезмәткәрләрен чарада бер минут тынлык белән искә алдылар.
Благородная профессия: День медицинского работника отметили в нижнекамской больнице
Медицина хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән «Либерти» бию коллективы котлады. Аларның чыгышын зал алкышларга күмде. Шулай ук тамашачылар алдында хастаханәнең талантлы хезмәткәрләре - беренчел кан тамырлары үзәгенең реанимация палатасы шәфкать туташы Гөлия Хәкимова һәм офтальмология бүлеге хезмәткәре Вера Ситдыйкова чыгыш ясадылар. Спиридоновларның медицина династиясен дәвам итүче Артем матур җыр башкарды.
Бу хакта тулырак: https://vk.com/tubenkama