Медицина хезмәткәре көне алдыннан ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2021»республика премиясендә катнашучылар белән аралашты. Ведомство җитәкчесе бәйрәмне яхшы кәеф белән каршылауларын теләде. Ул билгеләп үткәнчә, һәр номинант җитди конкурс сайлап алуын узган һәм бүләккә лаек.