Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы-Ак чәчәкләр» конкурсында: Без табибларның нинди режимда эшләгәннәрен беләбез, сезгә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре

2021 елның 18 июне, җомга

Сәламәтлекне сатып алып булмый, аны бары тик сәламәтлек саклау системасы һәм биредә эшләүче кешеләр ярдәмендә генә саклап калырга мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы –Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасындагы чыгышын шундый сүзләрдән башлады.

Бүләкләү тантанасы бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Чарада катнашучыларга концерт-театральләштерелгән программа, шулай ук конкурсның һәр номинациясендә - «Сәламәтлек саклау легендасы», «Ел табибы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» дигән бүләкләү өлешләре тәкъдим ителде.

Мәсәлән, 2021 елда Татарстанның иң яхшы медицина хезмәткәре исеменә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы, республиканың Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Зөлфия Галиәхмәтова лаек булды.

2021 елда «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында Беренчел звеноның иң яхшы табибы исеменә көндезге стационар мөдире, участок терапевты, Чаллының Сугыш ветераннары өчен госпитале гериатры, Чаллының баш штаттан тыш гериатры Фәридә Шәрифуллина булды.

2021 елда «Сәламәтлек саклау легендасы» итеп БРКХ Ветераннар советы рәисе, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы Дамира Садыйк кызы Галиева сайланды.

«Ел табибы» номинациясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча баш штаттан тыш белгече, РКХнең терапия клиникасы шефы, Казан медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, ТР Атказанган табибы, медицина фәннәре докторы һәм профессор Диана Габделганиева җиңү яулады.

«Ел табибы» номинациясендә җиңүчегә конкурс дипломын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән республикада һәм илдә беренче тапкыр яңа коронавирус йогышы таралуны, пандемия авырлыкларын искә төшерде. Ул искәрткәнчә, 2020 елның февралендә Казанга ковидлы беренче пациентлар - Diamond Princess Япония лайнерыннан кайттылар. «Без җитди һәм зур проблема белән очраштык, без генә түгел, бөтен дөнья очрашты, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без зәгыйфь звенобызның кайда икәнлеген күрдек. Февральне хәтерлибез, беренче пациентларны китергәннәр. Әмма без тиз җайлаштык, яклау, әзерлек системасын төзедек, бу юлны да уздык», - дип ассызыклады ул.

«Бу бары тик сүздә генә бик гади», - диде Рөстәм Миңнеханов, «кызыл зонада»гы медицина хезмәткәрләренең эш шартлары турында сөйләгәндә.

Татарстан Президенты шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры белән бергә Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә пандемия чорында «кызыл зонага» баруы турында сөйләде. "Киенү процедурасы үзе бик катлаулы. Без "кызыл зонада" булдык һәм анда махсус саклагыч киемдә 30-40 минут булдык, ә бит табиблар бу махсус киемдә һәр көн һәм көн буе эшләделәр, - диде Рөстәм Миңнеханов, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Сезгә зур рәхмәт сүзләре!»

«Бүген дә пандемия беркая да китмәде, без бу афәт белән көрәшәбез. Без моның белән яшәргә өйрәндек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, сәламәтлек саклау системасы һәрвакыт өстенлекле булып калачак. «Минем эш көне сәламәтлек саклау министры һәм Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе докладыннан башлана, - диде ул. – Һәр көн! Без очрашабыз һәм нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләшәбез.  Шуңа күрә без сезгә, табибларга нинди режимда эшләргә туры килгәнлеген беләбез. Сез зуррак ихтирамга лаек. Сезгә – рәхмәт, хөрмәт сүзләре. Һәм үзегезне саклагыз!».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Ел табибы» номинациясендә җиңүчене дә атады.

Моннан тыш, Татарстан Президенты махсус приз – «Лада Гранта» автомобиле алучыны атады. Быел махсус призны Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге өлкән фельдшеры Симакова Гөлфия Фәрди кызына тапшырдылар.

Соңыннан конкурста җиңүчеләр бергәләп фотога төштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International